Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көтү көткән ике егет машинада елгага төшеп һәлак булган

Өченче егет бу вакыйганың шаһит булган. Ул бер көтүченең мәетен елгадан чыгарган. Икенче мәетне чыгарырга авыл халкы ярдәм иткән.

news_top_970_100
Татарстанда көтү көткән ике егет машинада елгага төшеп һәлак булган
Татарстанның Кукмара районында «Калина » автомобиленә утырган 28 һәм 27 яшьлек ир-атлар елгага төшеп киткән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез өч ир-ат Мәмәшир авылыннан ерак түгел көтү көткән. Аларның икесе «Лада» автомобиленә утырып терлекләрне куарга киткән. Машина йөртүче автомобиль белән идарә итә алмаган һәм алар Бөр елгасына төшеп киткәннәр.

Фаҗига 23 яшьлек иптәшләре күз алдында була. Ул «Калина»ның елгага төшеп китүен күргән.  Ул яр буена килә һәм ярдан ике метр ераклыкта түбәсендә яткан автомобильне күреп ала, машинаның судан тәгәрмәчләре генә күренеп торган булган. Ул җиңел машина янына төшкән һәм бер ир-атның мәетен чыгарган. Икенче ир-атның үле гәүдәсен чыгарырга авылдашлары ярдәм иткән.

Бу хәл турында коткаручыларга кичке сәгать 5ләр тирәсендә хәбәр иткәннәр. Һәлакәт урынына Кукмара эзләү-коткару төркеме барган. Ир-атларның мәетләрен полициягә тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100