Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда исерек егет утырган машина бәрдергән җәяүленең аягы өзелгән

Муса Җәлил проспекты буйлап баручы "Опель Астра" светофорның кызыл утына узып киткән.

news_top_970_100
Татарстанда исерек егет утырган машина бәрдергән җәяүленең аягы өзелгән

Яр Чаллыда җәяүлене бәрдереп үтергән 26 яшьлек машина йөртүчене хөкем итәләр.  Әлеге машина бәрдергән ир-атның аягы өзелгән һәм ул урында ук җан биргән. Бу фаҗига турында «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 28 июльдә кичке тугыз тирәсендә 26 яшьлек егет исерек булган. Шул килеш ул «Опель Астра» машинасы белән идарә иткән. Муса Җәлил проспекты буйлап Евгений Батенчук урамына таба барышлый светофорның кызыл утына узып киткән. Бу вакытта бер ир-ат җәяүле юлы аша чыгып бара торган булган. «Опель Астра» бәрдергәч, җәяүле бик җитди имгәнгән. Аның уң аягы өзелгән — травматик ампутация булган. Имгәнгән кеше авария урынында ук үлгән.

Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качарга маташкан. Аны ЮХИДИ инспекторлары Мәләкәс елгасы ярында тоткарлаган.

Бу кешене административ җаваплылыкка тартканнар, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ул гаебен тулысынча таныган.

Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган бу кешене сак астына алганнар. Хәзерге вакытта җинаять эшен Яр Чаллы шәһәр судына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100