Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир хатынын аңын югалтканчы типкәләгән, аннары пычак белән кадаган

Ир хатынның күкрәгенә, биленә пычак белән суккан, аяклары белән типкәләгән.

news_top_970_100
Татарстанда ир хатынын аңын югалтканчы типкәләгән, аннары пычак белән кадаган
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре суды шушы шәһәр кешесенә карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Бу ирне хатынын үтерергә җыенуда гаеплиләр. Бу турыда Бөгелмә газетасы хәбәр итә.

С. исемле ир-ат исерек килеш, бергә яши торган хатыны белән талашкач, сугыша башлаган. Үтерү максаты белән, идәндә ятучы хатынга аягы белән кимендә биш тапкыр типкән. Хатынның башына һәм күкрәк читлегенә эләккән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шуннан соң исерек ир аш бүлмәсеннән пычак алып килгән, үтерү теләге булуын әйткән. Пычак белән хатынның күкрәк читлегенә сул яктан кырыйдан бер тапкыр һәм бил өлешенә сул яктан бер тапкыр суккан. Шуннан соң, бу ир хатынга тагын кимендә 7 тапкыр куллары һәм аяклары белән башына һәм күкрәгенә суккан. Ул хатынны яшәү билгеләре күрсәтми башлап, аңын югалтканга кадәр тукмаган.

Бу кеше үтерү эшен ахырынача җиткермәгән. Хатынга вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгергәннәр.

Эшне караганнан соң, суд бу кешене үтерергә җыенуда гаепле дип тапкан. Кыйнаучы ирне 7 елга каты режимлы колониягә җибәреп, ирегеннән мәхрүм иткәнәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100