Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда иномаркалар кара-каршы бәрелешеп, ике кеше үлгән

Баулы районында ике иномарка кара-каршы бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_top_970_100
Татарстанда иномаркалар кара-каршы бәрелешеп, ике кеше үлгән
14 сентябрьдә иртән-иртүк Казан-Оренбург юлының 377нче чакырымында юл һәлакәте булган. "Киа Сид" машинасын йөртүче кеше тизлеген арттырган, дип фаразлыйлар. Ул каршы як полосага чыккан һәм "Киа Спектра" машинасына бәрелгән.



Кара-каршы бәрелешкәннән соң, "Киа Спектра"ның 27 яшьлек йөртүчесе һәм аның белән баручы 50 яшьлек хатын һәлак булган. "Киа Сид" машинасын йөртүчене исә хастаханәгә озатканнар.

Бу һәлакәтнең ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100