Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ике бала атасын, сөяркәсе тәрәзәдән егылып төшкәч, кулга алганнар

Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәре булып чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда ике бала атасын, сөяркәсе тәрәзәдән егылып төшкәч, кулга алганнар
Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәрен 21 яшьлек дус кызы үлеменнән соң, кулга алганнар. Бу кыз 6нчы этаждан егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр иткән.

21 яшьлек кыз 1 сентябрьгә каршы төндә үлгән. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, урынга полиция килгәч, аларны ир-ат каршы алган. Ул һәлак булган кызның үзенә кунакка килүен әйткән. Ир-ат сүзләре буенча, алар алкоголь эчеп утырган. Бераздан көнчелек уты кабынып, талаша башлаганнар. Билгеле бер мизгелдә кыз тәрәзәдән ташланган.

Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат Татарстан Росгвардиясенең ОМОН хезмәткәре булып чыккан. Аны вакыйгаларга ачыклык кергәнче тоткарлаганнар. “Татар-информ” чыганагы сүзләре буенча, аңа гаепләү белдерлмәячәк.

Әлеге вакыйгадан соң, “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тоткарланган ир-атка 27 яшь. Танышлары сүзе буенча, ул тыныч холыклы, хезмәттәшләре аны хөрмәт итә. Узган кышта ул хатыны белән аерылышкан, аның ике кечкенә баласы бар. “Татар-информ”га Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү бара. Әгәр ирнең гаебе исбатланса, аның эштән азат итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100