Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фура «Лада»ны изеп, дүрт кеше үлгән авариядә гаепләнүче билгеле

Бу авариядә чиркәү башлыгы иерей Сергий (Колпаков), аның хатыны һәм гаилә дуслары һәлак булуы билгеле.

news_top_970_100
Татарстанда фура «Лада»ны изеп, дүрт кеше үлгән авариядә гаепләнүче билгеле

28 августта Татарстанга Барнаулдан йөк машинасында килгән йөртүче ир-ат М7 трассасында юл һәлакәтенә очраган. Ул Яшел Үзән районындагы юлда «Лада» машинасын изгән. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак булган. Гаепле ир-ат суд каршына басачак. Бу турыда «Татар-информ» га Татарстан прокурорының ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

М7 трассасында Исаково авылы янында коточкыч авариядә дүрт кеше — ике ир-ат һәм ике хатын-кыз һәлак була. Тагын бер пассажир хатынны Казан хастаханәсенә китерәләр. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Чувашия номерлары куелган «Лада Ларгус» йөк машинасы артыннан бара. Алдагы йөк машинасы тизлеген киметә, ә җиңел машина артыннан килгән автовоз исә тизлеген киметеп өлгерми. Арттан килгән фура уртада калган «Лада Ларгус»ны изә.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы үлүчеләрнең исемнәрен ачыклый. Чуаш авылларының берсендә чиркәү башлыгы булган иерей Сергий (Колпаков), аның хатыны һәм гаилә дуслары үлүе билгеле була.

Бу кешеләр үлемендә фура йөртүчене гаеплиләр. Ул үзе дә гаебен тулысынча таный. Хәзер аны СИЗОга озатканнар. Якын көннәрдә әлеге җинаять эшен Яшел Үзән суды тикшерәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100