Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат яшь кызны көчләгән һәм өенә озатып куйган

Татарстанда бер ир-ат яшь кызны көчләгән һәм өенә озатып куйган

news_top_970_100
Татарстанда  бер ир-ат яшь кызны көчләгән һәм өенә озатып куйган
Түбән Кама шәһәрендә 7 апрельдә төнлә белән шәһәр музее тирәсендә бер ир-ат яшь кызга пычак белән ташлана. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

Ир-ат кызның муенына пычак тери һәм корбанын Төзүчеләр урамындагы тулай торакка алып кайта. Шунда ул кызны берничә сәгать дәвамында көчли. 
 
Җинаятьче кызның 13 мең сумлык телефонын һәм 1 мең сум акчасын талап ала. Шуннан соң көчләүче ир-ат корбанын өенә кадәр озатып куя. Кыз бу хәлне сөйгән егетенә сөйли. Алар полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Бу җинаятьтә шикләнеп, моңа кадәр дә көчләү өчен хөкем ителгән Түбән Кама районында яшәүче 51 яшьлек ир-атны кулга алалар. Аңа карата "көчләү" һәм "талау" маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта бу кеше тикшерү изоляторында. Аны шактый озак вакытка ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100