Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат балалар бакчасы сакчысын чәнчи, көчли һәм ут төртеп яндырырга маташа

Быел май башында беркайда да эшләмәүче 31 яшьлек ир-ат төнлә белән балалар бакчасы бинасына керә. Сакчы хатынга пычак белән берничә тапкыр кадый.  Аны көчли һәм ут төртеп яндырырга маташа.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат балалар бакчасы сакчысын чәнчи, көчли һәм ут төртеп яндырырга маташа

Әлмәттә яшәүче ир-ат балалар бакчасында сакчы булып эшләүче хатын-кызны көчләгән һәм ут төртеп яндырмакчы булган. Әлеге ир-атка карата суд хөкем карары чыгарган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

«2018 елның 7 май төнендә әлеге ир-ат Әлмәттәге балалар бакчасының тәрәзәсен ватып, эчкә керә. Бакча ашханәсенә барып, ике зур пычак ала. Шулар белән 59 яшьлек сакчы хатынга ташлана. Хатынга пычак белән берничә тапкыр кадый. Имгәнгән хатынның каршы торырга хәле булмавыннан файдаланып, аңа карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла», — дип сөйләгән Руслан Галиев.

Җинаятен яшерү өчен, бу кеше сакчы хатын яткан матрацка ут төртә. Шкафлардан балалар киемнәрен алып, шулар ярдәмендә җиһазларга һәм идәнгә ут төртмәкче була. Балалар бакчасында янгын сигнализациясе эшли башлый. Җинаятьче куркып кала. Корбанының телефонын урлый һәм чыгып кача.

Суд бу ир-атны ике маддә буенча гаепле дип тапкан һәм 16 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шуннан соң аның өчен тагын ел ярым сынау вакыты булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100