Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда баласын чүплеккә ташлаган хатынны тоттылар

39 яшьлек хатынны баласын үтерүдә гаеплиләр.

news_top_970_100
Татарстанда баласын чүплеккә ташлаган хатынны тоттылар

Түбән Камада баласын чүплеккә чыгарып ташлаган хатынны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматы буенча, 39 яшьлек хатынның ике баласы бар. Ул алкогольне күп куллана. Өченче баласын арендалаган фатирда тапкан. Аннары фатир тирәсендәге чүплеккә илтеп ташлаган.

  • Тән температурасы 32 градуска кадәр төшкән бер көнлек кыз баланы сукбай ир-ат табып алган.

Видеокүзәтү камералары кадрлары бу хатынның шәхесен ачыкларга ярдәм иткән. Аңа карата "Үтерү" маддәсе буенча эш ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100