Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары үңәчсез туган бер айлык сабыйга операция ясаган

Татарстан табиблары үңәчсез туган бер айлык сабыйга операция ясаган

news_top_970_100
Татарстан табиблары үңәчсез туган бер айлык сабыйга операция ясаган
Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре бер айлык балага операция ясаган. Туганда бу нарасыйның үңәче булмаган. Табиблар ике сәгать чамасы вакыт эчендә балага үңәч формалаштырган. Әлеге очрак турында клиниканың матбугат хезмәте "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итте.

Сабый малай дөньяга килгәндә, аның үңәче (пищевод) формалашып бетмәгән була. Шуңа күрә, тугач та, аңа гастростома дигән җайланма куялар.

  • Гастростома - махсус көпшә, ул баланың ашказанына тоташ һәм аны ашатырга мөмкинлек бирә.

"Бер ай дәвамында баланың үңәчен үстерү өчен манипуляцияләр ясадык. Бала тугач беренче өч айда аның үңәче үсүен исбатлый торган нигезләмәләр бар. Безнең очракта сабыйның үңәчен озынайтып, аны тегеп, үткәрүчәнлеген торгызып булды. Бу эзофагопластика дип атала. Шулай итеп, сабыйга киләчәктә зур һәм катлаулы операция ясау кирәк булмаячак. Андый операция ясаган очракта аңа үңәч урынына юан эчәклек куелган булыр иде", - дип аңлатты балалар хирургы Андрей Подшивалин.

  • Табиблар сүзләренчә, Республика балалар клиник хастаханәсендә бер ел дәвамында үңәче формалашып бетмичә туган балаларга ясалган операцияләр саны чама белән 22 була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100