Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары 13 яшьлек кыз эченнән 4 килолы шеш алган

Татарстан табиблары 13 яшьлек кыз эченнән 4 килолы шеш алган

news_top_970_100
Татарстан табиблары 13 яшьлек кыз эченнән 4 килолы шеш алган

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары Киров өлкәсеннән килгән 13 яшьлек кызга операция ясаган. Алар баланың эченнән 4 кило авырлыктагы зур шешне алган. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткән.

Киров өлкәсендә яшәүче 13 яшьлек кыз узган көздә бик нык ябыга башлый. Шул вакытта аның эче бик зур булып үсә. Баланың әти-әнисе башта гормональ үзгәреш, кызның күчеш чорыдыр, дип фаразлый. Тик тиз арада кызның корсагы бик нык зурая. Куркуга калган ата-ана баланы табибларга алып бара.

Кировтагы табиблар баланың корсагында таз сөякләре тирәсендә зур шеш булуын ачыклый. Кызны дәвалый башлаганчы, алар Казан табиблары белән киңәшләшергә була. Консилиум вакытында, авыру кызны Казанга Балалар республика клиник хастаханәсе алып килергә дип карар кабул ителә.

«Бу вакыйгада нокта куярга иртә әле. Химия терапиясе курсын узганнан соң, кабат тикшеренүләр ясыйсы була. Әгәр шешнең учаклары калса, аларны алу өчен кабат операция ясарга кирәк булуы ихтимал», — дип сөйләгәннәр Балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100