Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кырларында адашып йөргән ир-атның ничек үлгәне билгеле булды

36 яшьлек ир-атны 30 сентябрьдән бирле эзләделәр һәм 13 октябрьдә таптылар.

news_top_970_100
Татарстан кырларында адашып йөргән ир-атның ничек үлгәне билгеле булды

Сентябрь азагында Татарстанда югалган 36 яшьлек ир-ат кырда өшеп үлгән. Аның мәетен Чистай районындагы чокырда тапканнар. Бу  турыда «Татар-информ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

30 сентябрьгә каршы төндә бу ир-ат Яңа Чишмә районының Шахмайкино авылыннан чыгып китә. Ул Түбән Кама районының Карамалы авылына барырга җыена. Юлда барганда машина тәгәрмәче тишелә. Ул абыйсына шалтыратып, ярдәм сорый. Үзе исә машинасын кырда калдыра һәм туганына каршы китә. Бу кеше иртәнге өч тирәсендә абыйсына соңгы тапкыр шалтырата һәм адашуын әйтә. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә.

13 октябрьдә бу ир-атның мәетен Чистай районының Каргалы һәм Әзи авыллары арасындагы чокырда тапканнар. Агентлык чыганагы ир-атның салкында өшеп үлгәнен хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100