Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар КВН лигасында зур югалтулар: Коточкыч авариядә ут капкан машинада оештыручылар төркеме булган - видео

Татар КВН лигасында зур югалтулар: Коточкыч авариядә ут капкан машинада оештыручылар төркеме булган - видео

news_top_970_100
Татар КВН лигасында зур югалтулар: Коточкыч авариядә ут капкан машинада оештыручылар төркеме булган - видео
9 ноябрьгә каршы төндә Казан – Чаллы юлында Татар КВН лигасын оештыручылар төркеме авариягә очраган. Алар уенның ярымфиналыннан соң кайтып бара торган булган. Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова авария урынында ук үлгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Татар КВН лигасы төркеме 9 ноябрьдә хәбәр итте.


Татарстан КВН лигасы фотосы

КВН мөхәррире Ильяс Хәсәнов һәм тавыш режиссеры Руслан Тюпаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Ильяс Хәсәнов соңгы көннәрдә комада ята. КВН мөхәррире Руслан Харисов та (ул рульдә булган) төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Бу – клуб өчен зур фаҗига, КВН лигасы өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Республика Шаяннар һәм тапкырлар клубы әлеге фаҗигадә һәлак булган Фәридә Таштабанованың, башка зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», диелә КВН лигасы хәбәрендә.


Бүген КВНчы Ильяс Хәсәнов та хастаханәдә үлде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте. 

Ильяс Хәсәновка 30 яшь иде. Ул Чаллыда яшәгән. Аның хатыны һәм нәни кызы ятим калган. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.   

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, КВНчылар утырган "Фольксваген Джетта" автомобиле тизлеген арттырган һәм алдан бара торган йөк машинасына килеп бәрелгән, диелә бу хәбәрдә. 

фото социаль челтәрләрдән


КВНчылар утырган җиңел машина М7 трассасында йөк автомобиле белән бәрелешкән урыннан видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты. 
 


Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән автомобиль юлга аркылы «баскан». Йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң аңа ут капкан, урында янгын сүндерүчеләр эшләгән. 
 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100