Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарттырганда ычкынып киткән ыргак КАМАЗ йөртүченең ярты башын кыеп алган

Тарттырганда ычкынып киткән ыргак КАМАЗ йөртүченең ярты башын кыеп алган

news_top_970_100
Тарттырганда ычкынып киткән ыргак КАМАЗ йөртүченең ярты башын кыеп алган
Марий Эл республикасында куркыныч авария булган. Республика буенча Юл хезмәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, Звенигово районында урман юлында КАМАЗ машинасы бата. Йөк машинасының 33 яшьлек йөртүчесе тарттырып чыгару өчен 47 яшьлек ир-атны ярдәмгә чакыра. Ул "Урал" машинасында КАМАЗны өстерәтә башлый. "Урал"га эләктергән тимер ыргак ычкынып китеп, КАМАЗга таба оча һәм алгы тәрәзәне ватып кереп йөртүченең башына тия. Ул аның ярты башын кисеп кенә ала. Йөртүче шунда ук һәлак була.

Җинаять эше кузгатылган. "Урал" йөртүчесе куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.













Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100