Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таракан агуы эчеп, бала комага киткән

Үлем белән яшәү арасындагы баланы әнисе тиз арада хастаханәгә китергән.

news_top_970_100
Таракан агуы эчеп, бала комага киткән
Түбән Кама районындагы авылда өч яшьлек бала таракан, кандала, черкиләр агулый торган дару эчеп, комада ята. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша, дип хәбәр итә НТР телеканалы.

Баланы әнисе хастаханәгә кома хәлендә китергән. Ул үлем белән яшәү арасында булган. Әнисенең тиз карар кабул итүе аркасында, ул табиблар кулына килеп җиткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзер бала реанимациядә. Хәле авырайган очракта, аны Казанга китерәчәкләр.

Токсикологлар әйткәнчә, мондый агулану нәтиҗәсе бер-ике елдан да килеп чыгарга мөмкин. Агу бавырга, бөерләргә зыян китерә.  

Халык арасында киң кулланылучы бу агуның хәтта парыннан да агуланырга мөмкин. "Әгәр бала агу ашаса, тиз арада костырырга, су бирергә, саф һавага алып чыгарга кирәк", - дип сөйләгән токсиколог-табиб Алмаз Садириев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100