Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчының кызын классташлары мәктәп бәдрәфенә алып кереп җәберләгәннәр

Танылган җырчының кызын классташлары мәктәп бәдрәфенә алып кереп җәберләгәннәр

news_top_970_100
Танылган җырчының кызын классташлары мәктәп бәдрәфенә алып кереп җәберләгәннәр
Җырчы, модель Алена Кравецның 11 яшьлек кызы Даниэлланы мәктәптә классташ кызлары кыерсыткан. Бу хакта "Московский комсомолец" яз

8 класста укучы ике кыз Даниэлланы мәктәп бәдрәфенә төртеп алып кереп бикләгән һәм аны хурлый башлаган. Аннары берсе аның кулларыннан тотып тора, икенчесе чәчләрен кисә. "Бу - коточкыч. Кабәхәтләр аның ярты чәчен кисеп бетергән. Аның озын, матур чәчләре бар иде. Хәзер берни дә юк! Мин бөтенләй аңламыйм, ничек мәктәптә бу мөмкин!" - ди Алена.

Алена бу хәлне тикшерә башлаган һәм кызының инде күптән кимсетүле хәлдә яшәгәнен ачыклаган. Җырчы әйтүенчә, кечкенә классларны югары класста укучы кызлар җәберли, ә мәктәп бу хәлне туктату өчен берни дә эшләми икән. 

Алена полициягә заявление язарга һәм гаеплеләргә җәза бирергә тели. "Мәктәптән генә җибәрәләр икән, ул балалар башка мәктәптә шуны ук эшләячәк. Аларны исәпкә алырга кирәк", - ди ул.

Алена Кравец күптән түгел генә ире белән аерылды. Ул ире - олигарх Руслан Кравецны даими рәвештә кыйнап торуда гаепләде. Аерылганнан соң ул шәһәр читендәге зур йортыннан китәргә мәҗбүр булды. Алена әйтүенчә, ире аңа кызы белән аралашуда да киртәләр куя. 

Бу вакыйга булуын белгәннән соң Руслан Кравец кызын яклап бернәрсә дә эшләмәгән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Моя любимая родная девочка! Перелистывая фотоархив в телефоне наворачиваются слезы, ведь мы с тобой практически не расставались. Знаю, что сейчас у тебя нет возможности даже поговорить по телефону со мной. Пишу эти строки, а слезы катятся сами. Но я верю, этот морок закончится и мы с тобой снова будем вместе. Ведь мать и дочь неразделимы. Мужчины слишком много на себя берут: манипулировать ребёнком непозволительно, недостойно. #мыбудемвместе #моялюбовь #мояжизнь #матьидочьнеразделимы

Публикация от Алёна Кравец (@kravetsalena)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100