Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер яман шештән вафат булган: ул үзенең үләчәге турында өч ел алдан әйткән булган

Танылган актер яман шештән вафат булган: ул үзенең үләчәге турында өч ел алдан әйткән булган

news_top_970_100
Танылган актер яман шештән вафат булган: ул үзенең үләчәге турында өч ел алдан әйткән булган
Александр Кузнецов АКШта вафат булган. Актер инде өч ел элек үк үзенең үләчәген әйткән булган дип яза "Экспресс газета". 

2014 елда Александрда яман шеш табалар. Актер озак еллар куркыныч авыруга каршы көрәшә. "Табибларда тикшеренгәч, миндә куркыныч авыру - мәни бизендә яман шеш таптылар. 2-3 стадиядә. Яман еш күзәнәкләре инде биздән читкә дә чыгып киткән иде, шуңа күрә операция ясарга тәкъдим иттеләр", - дип сөйләгән Александр. 

Актер яман шешкә каршы булдыра алганча көрәшкән. Нурланыш терапиясе, химия булышмагач, ул Бразиялиягә күченеп киткән һәм рухи яктан дәваланмакчы булган. Аның ике гаиләсе булган, ике хатыны белән дә аерылыша. Аның элекке гаиләсе - хатыны Юлия Рутберг та АКШта яши. 

"Мин авыруымны Аллаһтан килгән билге дип кабул иттем", - дигән ул. Александр Кузнецов авыруны дөрес яшәмәве өчен җәза буларак кабул иткән.

Александр Кузнецов 1959 елда туган. Ул өченче курста укыганда ук Мәскәү театрында эшли башлый. Ул Джек Восьмеркин роле (шул исемдәге фильмнан) уйнап дан казана. Ул 90 елларда АКШка китә һәм «Аляска Кид», «Бегущий по льду» фильмнарында уйный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100