Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган актер Дмитрий Марьянов үлемендә гаепләнүче билгеле

Актер алкогольгә бәйлелектән дәвалану үзәгендә булган вакытта үзен начар хис итә башлаган.

news_top_970_100
Танылган актер Дмитрий Марьянов үлемендә гаепләнүче билгеле

Танылган актер Дмитрий Марьянов үлеме буенча гаепләү белдерелде. Мәскәү янындагы реабилитация үзәге җитәкчесен артист үлемендә гаеплиләр. Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итә.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, «Феникс» реабилитация үзәге директорын медицина хезмәтләрен законсыз күрсәтүдә, ялгышлык белән кеше үлеме китереп чыгаруда гаеплиләр.

47 яшьлек актер Дмитрий Марьянов 2017 елның 15 октябрендә үзен начар хис итә башлый. Бу вакытта ул реабилитация үзәгендә була. Бирегә аны 5 октябрьдә китерәләр. Бу үзәкне аңа дуслары киңәш иткән була.

Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм артистны биредәге хастаханәгә китерә. Дмитрий Марьянов шунда 19 сәгать 30 минутта җан бирә. Икенче көнне Тикшерү комитеты җинаять эше ача.

  • Дмитрий Марьянов Россия тамашасына «Юнона и Авось», «Личная жизнь следователя Савельева», «Маросейка» һ.б. фильмнардагы һәм спектакльләрдәге рольләре белән таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100