Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамаша карарга җыелган кешеләрне поезд таптаган — видео

Оештыручылар кисәтүенә карамастан, халык күпер өстенә менеп баскан булган.

news_top_970_100
Тамаша карарга җыелган кешеләрне поезд таптаган — видео

9 ноябрьдә Индонезиядә коточкыч вакыйга булган. Ява утравында урнашкан Сурубая шәһәрендә тарихи темага тамаша карарга җыелган кешеләр поезд килеп кергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Кайсыбер кешеләр тамашаны күзәтер өчен якындагы тимер юл күперен сайлый. Бераздан күпер аша поезд килә башлый. Кешеләрнең бер өлеше тиз арада качып өлгерә. Тик халык бик күп булу сәбәпле, аларның кайсыберләре күпердән аска егылып төшә, берничә кеше исә рельсларда кала.

Фаҗига вакытында өч кеше һәлак булган. Ике дистәдән артык кеше имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, тамашаны оештыручылар күпердә тору куркыныч икәнен кисәткән. Ләкин кешеләр бу кисәтүләргә колак салмаган.

Шаһитлар төшергән видео кадрларында кешеләрнең күпердән очып төшкәне күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100