Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табын артында фаҗига: егет сөйгәненең башын аквариумга бәргән, кыз аны кадап үтергән

20 яшьлек кыз белән 24 яшьлек егет бергә яшәгән. Табын артында утырганда талашып китеп, ныклап сугыша башлаганнар һәм фаҗига килеп чыккан.

news_top_970_100
Табын артында фаҗига: егет сөйгәненең башын аквариумга бәргән, кыз аны кадап үтергән
Казанның Заречная урамында яшь хатын-кыз бергә яши торган ирен пычак белән кадап үтергән. Кызны Татарстан буенча Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда 19 сентябрьдә Росгвардия матбугат хезмәте хәбәр итте.

20 яшьлек кыз белән 24 яшьлек егет табын артында утырганда талашып киткән. Егет кызга ташланган. Йодрыклары белән суккан, буа башлаган. Шуннан соң егет кызның башын бүлмәдә торган аквариумга бәргән. Сугыша торгач, кыз пычак алган. Шуннан соң ул бергә яши торган егетенең күкрәк читлегенә кадаган. Яраланган ир-атны 12нче хастаханәгә китергәннәр. Тик ул реанимациядә үлгән.

Росгвардиячеләр фаҗига шаһитларын табып, кызның кайда булуын ачыклаган. Җинаятьтә шикләнелүче бу хатынны Лечебная урамындагы травмпункт янында тоткарлаганнар. Шуннан соң аны полициягә тапшырганнар. 

Җинаять урыныннан пычак табылган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100