Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар яшь егетнең баш миеннән 10 сантиметрлы тере суалчан алган

Кан анализы тапшырганнан соң, табиблар егетнең организмында паразитлар булуын ачыклаган.

news_top_970_100
Табиблар яшь егетнең баш миеннән 10 сантиметрлы тере суалчан алган
Кытай хирурглары 26 яшьлек егетнең башыннан 10 сантиметр озынлыктагы тасмасыман суалчан алган. Бу турыда South China Morning Post басмасына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

Паразит булуын табиблар тикшерү вакытында ачыклаган. Лю фамилияле бу кеше эпилепсиядән интеккән. Кан анализы тапшырганнан соң, табиблар аның организмында паразитлар булуын ачыклаган.

"Без алганда, суалчан әле тере иде. Ул бик тыгыз тәнле, ак төсле һәм йөзү сәләте бар иде", - дип сөйләгән доктор Ван Чуньлян. Бу табиб егетне дәвалау белән шөгыльләнгән.

Табиблар фикеренчә, егет бу суалчанны пешеп бетмәгән ит ашаганда, йоктырган булуы ихтимал. Организмга эләккән суалчан йә аның йомыркалары кан әйләнеше системасына үтеп керә. Кан белән ул эчке органнарның берсенә кереп урнаша. Мондый авыру күп очракта пешеп бетмәгән йә чи ит ризыклары ашый торган якларда очрый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100