Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар, ялгышып, пациентның ике бөерен дә кисеп атканнар

Табиблар, ялгышып, пациентның ике бөерен дә кисеп атканнар

news_top_970_100
Табиблар, ялгышып, пациентның ике бөерен дә кисеп атканнар
Колорадо штатында бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үлгән. Daily Mail басмасы хәбәр иткәнчә, аңа дөрес диагноз куймаганнар һәм ике бөерен алып ташлаганнар.

73 яшьлек Линда Вулли 2018 елның мартында хастаханәгә эләгә, табиблар аңарда яман шеш түгел микән дип шикләнәләр. Майда пациенткага операция ясыйлар һәм ике бөерен дә кисеп ташлыйлар. Операциядән соң гына табиблар хаталарын таный - хатын-кызда рак авыруы табылмый.

Операциядән соң Вуллиның тормышы газапка әйләнә. "Алар миңа бөер тиеш калды", - дигән ул 2018 елда бер интервьюда. Хатын-кыз үз хокукларын яклар өчен адвокат яулый. 

2018 елның ноябрь аенда Вулли яңа бөер куйдыру турында уйлана башлый, өметләнә. Шул ук вакытта авыру хатын үз тарихын журналистларга сөйли башлый. Сәбәбе - медицинада мондый хәлләрне алга таба булдырмау. Ул бөтен пациентларга ике тапкыр тикшерү узарга киңәш итә. "Кешенең, хастаханәгә эләккәч, сайлау мөмкинлеге булмау мине куркыта. Ул кирәкле ярдәмгә өметләнә генә ала", - дип сөйли ул.

Линда Вулли быел 1 февраль көнне җан бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100