Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар хатасы: Яңа туган сабыйны туңдыргычта катырып үтергәннәр

Табиблар хатасы: Яңа туган сабыйны туңдыргычта катырып үтергәннәр

news_top_970_100
Табиблар хатасы: Яңа туган сабыйны туңдыргычта катырып үтергәннәр
Казахстанның Атырау шәһәрендә бер хастаханәдә яңа туган баланы үле дип уйлыйлар. Шуннан соң табиблар сабыйны суыткыч камерасына җибәрә. Бала шунда вафат була. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Бала үлеменең бер сәбәбе - медицина мәгълүматлары базасында документларны тутырганда хата килеп чыга. Хаталы итеп тутырылган кәгазьләрне төзәтү мөмкинлеге булмый.

Казахстанның ришвәтчелеккә каршы агентлыгы рәисе урынбасары Шынгыс Кабдула сүзләренчә, табиблар караганда, бала әле исән була һәм анда тереклек билгеләре дә күренә. Сабыйны реанимацияләү мөмкинлеге булуга карамастан, бүлек хезмәткәрләре документларда язылганча эшли - алар сабыйны суыткыч камерасына озата. 

"Гиппократ антын үтәргә тиешле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелә. Алар яңа туган сабыйны суыткыч камерасына куйган. Оператив чаралар башкарганда ачыклангача, хезмәткәрләрнең битарафлыгы аркасында нарасый үле килеш туган дип рәсмиләштерелә. Ә чынлыкта бала туганда исән була. Табиблар балада тереклек билгеләрен күргәч тә, реанимацияләү мөмкинлеген файдаланмый, алар рәсмиләштерелгән документларга карап, нарасыйны үлемгә дучар итә", - дип сөйләгән Кабдула.

Баланы үтерүдән шикләнелүче табибларны кулга алганнар. Аларны егерме елга ирекләреннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100