Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб-косметолог 19 хатын-кызны котычкыч хәлгә җиткергәне өчен биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Табиб-косметолог 19 хатын-кызны котычкыч хәлгә җиткергәне өчен биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән

news_top_970_100
Табиб-косметолог 19 хатын-кызны котычкыч хәлгә җиткергәне өчен биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән
Эшмәкәр "табиб" Наталья Коростелова, сыйфатсыз косметологик хезмәт күрсәткәне өчен, 5,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу "табиб" кулыннан 19 хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Мәскәүнең Савелов суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коростелова үзен табиб-косметолог дип атап йөрткән. Ул һәм аның ике ассистенты - Екатерина Егорова һәм Саният Яикбаева 2007 елдан 2015 елга кадәр Мәскәүдә йөзне коррекцияләү буенча хезмәт күрсәткәннәр. Өчесендә дә ялган диплом булган.

Биткә кадый торган уколларны бу хатыннар прием башланыр алдыннан антисанитар шартларда шприцларга тутырганнар. Регистрация узмаган препаратлар кулланганнар. Тикшерү ачыклаганча, манипуляцияләр нәтиҗәсендә 19 хатын-кызның бите төзәлмәслек булып җәрәхәтләнгән, алар тирән психологик травма алган.

Суд карары белән Коростелова 5,5 елга гомуми режимлы колониягә җибәрелгән, Егорова шартлы рәвештә бер елга, Яикбаева шартлы рәвештә сигез айга ирегеннән мәхрүм ителгәннәр.

Зыян күргән хатын-кызларны яклаган адвокат Алена Адлер хәбәр иткәнчә, Коростелова шулай ук ике миллион сумны мораль зыян өчен түләгән. Бу акчаны зыян күрүчеләр үзара бүлешәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100