Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә сигез катлы йорт ишелгән: хакимият бу хакта сөйләүне тыя

Төркиядә сигез катлы йорт ишелгән: хакимият бу хакта сөйләүне тыя

news_top_970_100
Төркиядә сигез катлы йорт ишелгән: хакимият бу хакта сөйләүне тыя
Истанбулда сигез катлы йорт ишелгән. Бер кеше һәлак булган. Җимерекләр астыннан өч кешене казып алганнар, дип хәбәр итә ТАСС. 

Фаҗига булган урында коткаручылар эшли. Җимерекләр астында дистәләгән кеше булырга мөмкин.

Истанбул губернаторы Али Ерликайа әйтүенчә, бу йорт 1992 елда төзелгән булган. Анда 14 фатир булган һәм 43 кеше яшәгән. Башта бу йорт биш катлы итеп планлаштырылган булган. Аның өч каты законсыз рәвештә төзелгән.

Төркия прокуратурасы бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә. Вакыйга булган урынга эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу һәм шәһәр төзелеше, экология министры Морат Курум килгән.

Истанбул хакимияте бу вакыйга турында сөйләүне тыя, дип хәбәр итә ТАСС.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100