Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда гаиләдә тәрбиягә алган 9 яшьлек кызны үтергәннән соң, анасын тоткарладылар

Май аенда әни кеше мәрхүмә кызның апасына - 10 яшьлек баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калдырган булган.

news_top_970_100
Татарстанда гаиләдә тәрбиягә алган 9 яшьлек кызны үтергәннән соң, анасын тоткарладылар
Алексеевск районындагы гаиләдә тәрбиягә алынган 9 яшьлек кыз үлгәннән соң, аның әнисен хокук саклау органнары тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 37 яшьлек Элла Григорьева тәрбиягә алынган мәрхүмә 9 яшьлек кызның 10 яшьлек апасын да якын итмичә, даими рәвештә кыйнап торган. Май аенда әни кеше баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калган. Әлеге факт буенча “Балигъ булман баланы җәзалау” һәм “Балигъ булман баланы тәрбияләү буенча вазифаларны башкармау” маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.

Хәзер шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар. Якын арада аны кулга алу буенча тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итәчәк.
  • 4 августта Алексеевск районында бер авылда кыз бала мәете табылу турында хәбәр иткән идек. Тикшерүчеләр 39 яшьлек ата тәрбиягә алынган кызны аяклары белән тибеп кыйнаган һәм берничә көннән соң, бала башы җәрәхәтләнүдән үлгән, дип исәпли. Баланың опекунына “”Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча гаеп белдерелгән һәм сак астына алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100