Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Төнлә эт улады": Билгесез җәнлек йорт куяннарының аякларын, башын өзеп чыккан

Өске читлекләрдәге куяннар исән калган.

news_top_970_100
"Төнлә эт улады": Билгесез җәнлек йорт куяннарының аякларын, башын өзеп чыккан
Башкортстанның Баймак районында яшәүчеләр бер хуҗалыкта булган вакыйгадан куркып калган. Узган төндә билгесез җәнлек берничә йорт куянын үтереп чыгып киткән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге фотолар авторы аскы читлекләр генә ачык булуын әйткән. Өске читлекләрдәге куяннарга билгесез җәнлек тия алмаган.



"Төнлә эт улады. Тик без чыгып карамадык. Кем белгән, ни булганын? Йорт куяннарын урталай бөгәрләп куйганнар. Берсенең аякларын һәм башын өзгәннәр. Берсен ашаган кебек, икенчесе белән уйнаган гына", - дип язган фотолар авторы.

Челтәр кулланучылар видеокүзәтү куярга киңәш иткән. "Куяннарның мәетләрен читлек янына куеп, видеокүзәтү куегыз. Әгәр ерткыч булса, ул табышы артыннан кире киләчәк. Кеше булса, килүе шикле", - дип язган бер кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100