Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәнендә 16 энә табылган баланың хәзер хәле ничек?

Тәнендә 16 энә табылган баланың хәзер хәле ничек?

news_top_970_100
Тәнендә 16 энә табылган баланың хәзер хәле ничек?
Бер ел элек Үзбәкстанда яшәүче бер яшьлек Газизбәк Абдумаджидовның тәненнән табиблар 16 энә табып ала. Бу хәл Үзбәкстанны гына түгел, бар дөньяны тетрәндерде.

11 айлык Газизбәгенең көйсез булуына зарланып, әни кеше табибларга мөрәҗәгать итә. Баланың тамагы шешкән, температурасы югары була, шуңа табиблар аңа салкын тигән дип уйлый. Әмма бераздан бала тышка чыга алмый башлый, сиюе кими һәм ана кеше чаң сугарга тотына. Табиблар балага рентген ясый һәм шок хәлендә кала: бала тәнендә алар 16 энә күреп ала. Баланы әнисе белән шундук Ташкентка җибәрәләр.

Операция тугыз сәгать дәвам итә. Баланың юан эчәгендә, сидек куыгында, күкрәк читлегендә, муенында, умыртка сөягендә, йөрәгендә энәләр табыла, табиблар аларны чүпли.

"Ирем Россиядә акча эшли, ә мин вакытлыча әти-әни йортында яшим. Өйдә мин үз баламны үзем карыйм һәм таныш булмаган кешеләргә калдырмыйм. Балам эченә энәләр ничек эләккәнен күз алдына да китерә алмыйм", - дип елап сөйләгән әни кеше. 

Табиблар 8 айлык бала (ә энәләр аның тәненә нәкъ шул вакытта эләгә башлый) берничек тә аларны йота алмый дигән фикергә килә. Алар энәләрне бала тәненә кадап керткәннәр дигән гипотеза чыгара. 

"Энә умыртка сөяге янында иде, моны ничек аңлатырга соң?" - дип аптырый операция ясаган профессор.


Бала тәненә энәләр эләгүнең сәбәбе әлегәчә ачыкланмаган.

"Халык сүзе ONLINE" корреспонденты күптән түгел бала яшәгән йортта булып кайткан, дип яза "Sputnik Узбекистан"

Газизбәккә күптән түгел 2 яшь тулган, ул үзен яхшы хис итә, диелгән хәбәрдә.

Былтыр сентябрь аенда ата-анасы баланы Ташкентка табиблар янына алып барган. Табиблар баланың сәламәтлеге яхшы, алты айдан тагын күренерсез дигәннәр.

Газизбәкнең әтисе Алижон бу хәлләрдән соң Россиягә акча эшләргә йөрми башлаган. "Даими эшем юк, көнлек акча эшләргә һәм гаиләне шуның белән туендырырга туры килә", - дип сөйләгән ул.

Гаилә күптән түгел аерым йортка күчкән. "Телевизордан карап беләбез, үз бакчасыннан файдалана алмаучыларга дәүләт һәм банклар ярдәм итә. Без, дөресен әйткәндә, моңа өметләнәбез. Башлангыч капиталыбыз булса, алга таба тарта алыр идек", - дип сөйләгән әти кеше. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100