Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндә яшәүче ир белән хатын миллионнар салынган пакетны чүплеккә чыгарып аткан

Төмәндә яшәүче ир белән хатын миллионнар салынган пакетны чүплеккә чыгарып аткан

news_top_970_100
Төмәндә яшәүче ир белән хатын миллионнар салынган пакетны чүплеккә чыгарып аткан

Төмән шәһәрендә яшәүче ир белән хатын берничә миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Акча салынган пакет чүп-чар контейнерына ялгыш эләккән. Бу хакта NashGorod.ru порталы хәбәр итте. 

Әлеге вакыйга турында чүп-чарны сортларга аера торган заводның цех җитәкчесе Виктор Заһидуллин сөйләгән. 

Бу гаилә әниләренең фатирын саткан. Әни кешене үзләре янында яшәргә алып кайтканнар. Фатир саткан акча пакетта сакланган. Бер көнне акчалы пакетны ялгыш чүп контейнерына ыргытканнар. Шулай итеп миллионнар салынган пакет чүплеккә чыгып киткән.  

Акча югалганын белеп алгач, бу ир белән хатын чүп контейнеры янына бара. Тик бу вакытта контейнерны чүп эшкәртә торган заводка алып киткән булалар. Шуннан соң әлеге гаилә чүп заводы җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Алар вакыйганы сөйләп биргәннәр. 

"Акчаны табу өчен 12 тонна чүпне араларга туры килде. Бәхеткә, пакет табылды", - дип сөйләгән Виктор Заһидуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100