Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмәндә торак йортта газ шартлаган, һәлак булучылар бар

Төмәндә торак йортта газ шартлаган, һәлак булучылар бар

news_top_970_100
Төмәндә торак йортта газ шартлаган, һәлак булучылар бар
31 июльгә каршы төндә Төмән шәһәрендә шәхси йортта газ шартлаган. Фаҗигадә ике кеше һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы ашыгыч ярдәм хезмәтләренә сылтама белән хәбәр итте.

Шартлау Төмән читендә урнашкан Боровский бистәсендәге Набережная урамында була. 44нче номерлы йортта көнкүреш газы шартлый. Урында янгын башлана. Бирегә коткаручылар килә. Ут белән көрәштә 56 кеше, 26 данә махсус техника катнаша. 

 
Янгын хәрабәләрен актарганда бер ир-ат һәм 10 яшьлек малай мәете табыла.


Фаҗига турында Төмән басмасы да язды. Көчле шартлау тавышы иртәнге бишенчеләр тирәсендә була. Урамга йөгереп чыккан кешеләр ярымҗимерек йорт һәм янгын күрә. Алар экстрен хезмәтләрне чакыра, үзләре күршеләренә ярдәмгә ташлана. 

Коткаручылар килгәнгә кадәр алар йорт эчендәге кешеләр котылганмы икәнен ачыклый алмый. Соңрак ике мәет табылгач кына, йортта яшәүче 58 яшьлек Алексей Н. һәм аның 10 яшьлек оныгы Полина Ш. һәлак булуын беләләр.

Төнлә бабай белән онык өйдә икесе генә була. Кызның әти-әнисе һәм әбисе эшкә киткән. Мәрхүм ир-атның хатыны Ольга Н. ике ел элек Боровскоеда поликлиникада эшләве билгеле, хәзер ул Патрушевода хезмәт итә икән. 


"Ул "Нефтяник" медсанчастендә рентген-лаборант булып эшли бугай. Бүген ул сменада иде, шуңа исән калды инде. Зур кайгы килде. Без кайгы уртаклашабыз. Ярдәм җыю игълан иттек", - дип сөйләгән Боровское филиалында бүлек җитәкчесе Сергей Чилимов.

Мәрхүмә кызның сыйныфташларының әти-әниләре дә ярдәм җыя. Өченче класста укыган кыз баланың мәктәбе дә ярдәм җыю оештырган.

Төмән өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте фаҗига урыныннан видео күрсәтте.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100