Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче хатын ирен ничек үтергәнен сөйләгән

Гаиләнең дүрт яшьлек баласын әбисенә биргәннәр.

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче хатын ирен ничек үтергәнен сөйләгән

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек хатынны ирен үтерүдә шикләнеп кулга алганнар. Ул 15 ноябрьдә ирен ничек итеп үтергәнен полиция хезмәткәрләренә сөйләгән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Фаҗига Бызов урамындагы йорттагы бер фатирда була. Биредә ир белән хатын, аларның дүрт яшьлек улы яши. Башта бу хатын ире яраланып өйгә кайтты һәм фатирда үлде дип әйтә. Хатын сүзләренчә, ир үзенә кемнең пычак кадаганын әйтергә өлгермичә үлеп китә.

Ләкин тикшерүчеләр хатынның сүзләренең дөреслегенә шикләнә. Чөнки подъездда кан таплары булмый. Моңа кадәр бу хатынның ирен үтерергә маташуы турында да мәгълүмат ачыклана. Март аенда бу хатын иренең умырткалыгына пычак белән суга. Ул вакытта ир үләрлек яраланмый. Шуның өчен хатынны «Сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен» маддәсе буенча хөкем итәләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хатын сүзләренчә, аның ире даими рәвештә эчеп кайткан, өйдә сугыш чыгарган. 

Тикшерү версиясе буенча, соңгы талаш вакытында хатын тагын пычак ала һәм иренә кадый.

Ләкин башта бу хатын гаебен танымый. Тикшерүчеләр җыйган дәлилләр нигезендә генә ул ирен үтерүен әйтергә мәҗбүр була. Бу турыда НТР каналына Татарстан буенча тикшерүче комитетының өлкән тикшерүчесе Шамил Ногманов сөйләгән.

Үтерү буенча җинаять эшен ачу һәм үтерүдә шикләнелүче хатынны тоткарлау өчен бер атна чамасы вакыт киткән.

Фаҗига булган көнне күршеләр бер тавыш та ишетмәгән. Мәрхүм ир-ат һәм аның хатыны турында берни дә белмиләр диярлек. Бу гаилә бирегә ярты ел чамасы элек кенә күченеп килгән була.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр вакыйга ничек булганын ачыклау белән шөгыльләнә. Бала әбисендә яши. Хатынга «Үтерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Судья аны сак астында калдыру турында карар чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100