Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада "Нефтехимик"ның яшь хоккейчысы үлгән

Түбән Камада "Нефтехимик"ның яшь хоккейчысы үлгән

news_top_970_100
Түбән Камада "Нефтехимик"ның яшь хоккейчысы үлгән
Түбән Каманың "Индустрия" бакчачылык ширкәте янындагы күл янында 16 яшьлек Данил батып үлгән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә. 

Үсмер егет балык тотарга дип киткән була. Аның гәүдәсен туганнары табып алган. "Вконтакте" челтәрендә аның өметле спортчы булуы хакында язалар. Ул "Нефтехимик"ның яшүсмерләр мәктәбенә йөргән һәм бик нәтиҗәле һөҗүмче булган. Клубның сайтында аның якыннарының кайгысын уртаклашканнар.

"Иптәшләре аны яхшы белә - Данил бозда ахырга кадәр көрәшә. Көндәшләренең нинди булуына карамастан, соңгы минутларда капкага алка ташлый ала. Аны барысы да ярата иде. Ул үрнәк алырга яраклы кеше иде - яхшы укыды, иптәшләре белән дус булды. Ул безнең күңелләрдә шундый булып калыр", - диелгән хоккей клубының төркемендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100