Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада кешенең җиденче каттан егылып төшүе камерага эләккән - видео

Бер ир сигезенче каттан сикереп, җиденче кат тәрәзәсенә эләгеп калган. Шуннан барыбер аска төшеп киткән.

news_top_970_100
Түбән Камада кешенең җиденче каттан егылып төшүе камерага эләккән - видео
Түбән Камада җиденче каттагы тәрәзәдән урамга егылып төшкән кеше исән калган. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Бу ир сигезенче катта тәрәзә төбендә берничә сәгать утырып торган. Аның янына коткаручылар, психологлар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ирне фатирга тартып кертмәкче булган. Тик ул ычкынып китеп, егылып төшә башлаган.

Бәхеткә, бу кеше җиденче кат тәрәзәсенә эләгеп калган. Шуннан коткаручылар аны аркан белән тартып калдырмакчы булган. Ләкин ир барыбер аска сикергән.

Аста аны янгын сүндерүчеләр махсус җайланма белән тотып алган. Шулай итеп бу ир исән калган. Аны хастаханәгә озатканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100