Түбән Камада кафе каравылчысы, сугып, бер хатынның эчәгесен өзгән
Сакчы имгәткән хатынга берничә тапкыр операция ясаганнар.
Түбән Камадагы бер кафега килгән хатын-кызны кафе сакчысы кыйнаган. Суд әлеге ир-атка хөкем карары чыгарды. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елда сак хезмәте төркеме ашыгыч чакыру буенча кафега килгән. Кафеда җәнҗал чыккан булган. Сак төркеме составындагы ир-ат бер хатын-кызның корсагына йодрыгы белән суккан. Имгәнгән хатынның эче имгәнгән, унике илле эчәге шартлаган. Шуннан соң хатынның эчендә ялкынсыну процессы башланган.
Кафеда имгәнгән хатынга берничә тапкыр операция ясаганнар. Ул ай дәвамында хастаханәдә яткан.
Суд карары буенча, сак хезмәтендә эшләгән ир-атны дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу ир-ат үзе имгәткән хатын-кызга йөз мең сум күләмендә акча да түләргә тиеш. Шулай ук юрист өчен чыгымнарны да гаепле ир-ат каплаячак.