Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада финанс пирамидасында югалган акчаны "кайтаручы" алдакчылар барлыкка килгән

Түбән Камада финанс пирамидасында югалган акчаны "кайтаручы" алдакчылар барлыкка килгән

news_top_970_100
Түбән Камада финанс пирамидасында югалган акчаны "кайтаручы" алдакчылар барлыкка килгән
Түбән Камада яшәүче 32 яшьлек хатын аферист кармагына эләккән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Бу хатынның әнисе Россиядә билгеле финанс пирамидасында 115 мең сум акчасын югалткан булган. Пирамида ишелгәч, хатынга беркем дә акча кайтармаган. 13 июньдә бу хатынга Дмитрий исемле чит ир-ат шалтырата. Ул пирамидада югалган акчаны кайтарып бирәм дип ышандыра.

Дмитрий хатынга шәхси компьютерына читтән кереп булсын өчен махсус программа урнаштырыга куша. Хатын риза була, аңа кызы ярдәм итә. Шулай итеп, аналы-кызлы бу кешеләр аферист кушканны үтәп чыга.

Шуннан соң Дмитрий акча күчерү өчен банк картасы номерын сорый. Хатын аңа карта номерын да әйтеп бирә. Акча күчми. Дмитрий моны төрле сәбәпләр белән аңлата, кабат яңа карта номерын сорый. Шулай итеп аналы-кызлы корбаннар төрле карталарының номерын бирә.

Шуннан соң банк картaны блокировкалый. Дмитрий хуҗа хатынга банкка шалтыратып, блокировкалауны алырга сорарга куша. Шуннан соң аферист  телефонга килгән смс хәбәрләрдәге парольләрне сорап ала. Хатын исә аны бер уйламыйча да әйтеп тора. Шулай итеп банк картасыннан 50 меңнән артык акча югала.

Тагын бер хатыннан шушы ук алдакчы 106 мең чамасы акча урлый.

Әлеге фактлар буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100