Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 15 яшьлек кызны үз әтисе көчләргә маташкан

Түбән Камада 15 яшьлек кызны үз әтисе көчләргә маташкан

news_top_970_100
Түбән Камада 15 яшьлек кызны үз әтисе көчләргә маташкан

Татарстанда исерек ир-ат үзенең 15 яшьлек кызын көчләргә маташкан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

16 мартта Түбән Каманың Студенческая урамындагы 18нче йортта коточкыч вакыйга була. Яшүсмер кызны үз әтисе көчләргә маташа. Бу вакытта кызның әнисе дә биредә була. Ул кечкенә баласын кулына ала һәм күршеләргә чаба. Күрше хатыннан полиция чакыртуын үтенә. Урынга полиция һәм табиблар да килеп җитә. Алар яшүсмер кызны хастаханәгә алып китә.

Биредә Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. НТР каналы хәбәрчесе вакыйга урынына бара. Соңрак бу канал кызын көчләргә маташкан әтине кулга алган мизгел төшерелгән видеоны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100