Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районында янгында пешеп беткән кыз сөйгән егетен ут төртүдә гаепли

Түбән Кама районында янгында пешеп беткән кыз сөйгән егетен ут төртүдә гаепли

news_top_970_100
Түбән Кама районында янгында пешеп беткән кыз сөйгән егетен ут төртүдә гаепли

19 мартта төнлә белән Түбән Кама районының Ширәмәт авылында янгын була. Фаҗигадә 20 яшьлек кыз имгәнә. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Йорт яна башлагач, кыз йөгереп чыга. Ул бик авыр хәлдә була. Хәзерге вакытта Түбән Кама Үзәк район хатстаханәсендә реанимация бүлегендә дәвалана. Аның тәненең 30 процент чамасы өлеше пешеп беткән.

«Кыз хастаханәдә полиция хезмәткәрләре белән аралаша. Аның сүзләренчә, кызны бергә яши торган егете һәм аның дусты кыйнап ташлый. Шуннан соң алар йортка ут төртә. Кыз чыгып котыла һәм танышларына бара. Хәзер полиция шушы версияне тикшерә. Бу версия — кызның уйдырмасы да булуы ихтимал», диелгән әлеге хәбәрдә.

Кыз бу йортта әтисе белән яшәгән. Хәзер йорт тулысынча янып беткән. Кызның әтисе Түбән Кама шәһәрендә эшли. Янгын башланганда ул эштә була. Әти кеше бүген иртән кайтып җиткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100