Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтелмәгән хәл: Сургут-Мәскәү маршруты буенча очучы пассажир очкычны Әфганстанга борырга боерган

Көтелмәгән хәл: Сургут-Мәскәү маршруты буенча очучы пассажир очкычны Әфганстанга борырга боерган

news_top_970_100
Көтелмәгән хәл: Сургут-Мәскәү маршруты буенча очучы пассажир очкычны Әфганстанга борырга боерган
Сургут-Мәскәү маршруты буенча очканда, бер пассажир очкычны Әфганстанга борырга боерган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Очкычларны онлайн режимда күзәтеп торган Flight Radar сервисы мәгълүматлары буенча, Боинг-737 очкычында штаттан тыш ситуация барлыкка килгән. Очкыч маршрутын үзгәрткән. Белгечләр аны Ханты-Манси шәһәренә таба оча дип фаразлаган. Соңыннан очкычның чыннан да Ханты-Манси шәһәренә төшкәне билгеле булды. 

Сургут аэропортының мәгълүмат хезмәтендә Интерфакс журналистларына рейсны "Аэрофлот" компаниясе башкара дип әйткәннәр. "Бездә бернинди дә мәгълүмат юк. Очкыч Сургуттан очып китте дигән мәгълүмат кенә бар", - дигәннәр аэропортта.

"Штаттан тыш ситуация китереп чыгарган пассажирның исеме Павел, аңа 41 яшь. Ул 14А урынына теркәлү узган", - дип яза РИА Новости агентлыгы. 

Интерфакс әлеге ирнең психик авыру булуын хәбәр итә. Элегрәк ир берничә тапкыр исерек килеш тоткарланган булган. 

Очкыч бортында 69 кеше бар, шуларның җидесе экипаж әгъзалары. 

Террорчылыкка каршы милли комитетта бу хәл буенча комментарий әлегә бирмәгәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100