Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Супермаркет хезмәткәре касса янында сатып алучыны вәхшиләрчә кыйнаган - видео

Супермаркет хезмәткәре касса янында сатып алучыны вәхшиләрчә кыйнаган - видео

news_top_970_100
Супермаркет хезмәткәре касса янында сатып алучыны вәхшиләрчә кыйнаган - видео
Мәскәү өлкәсендәге Домодедово шәһәрендә сатучы белән сатып алучы арасындагы бәхәс сугыш белән тәмамланган. Сатып алучыны урлауда шикләнәләр. Ул исә үзенең урламавын исбатлый. Шул чакта супермаркет хезмәткәренең бик каты ачуы чыга һәм ул сатып алучыны кыйнап ташлый. Бу вакыйганы шаһитлар видеога төшереп ала. Әлеге кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

Сугыш касса янындагы зонада була. Кибет хезмәткәрләре урлауда шикләнеп, бер ир-атны туктата. Ике як тыныч кына аңлаша алмый, шуннан соң яшь сатучы йодрыкларын эшкә җигә - ул сатып алучыны кыйнап ташлый. 

Кадрлардан күренгәнчә, кибет хезмәткәре контролен югалта, ул үзенә каршылык та күрсәтмәгән клиентны кыйнавын дәвам итә. Аны хезмәттәшләре дә туктата алмый, алар сатып алучыга качарга ярдәм итә. 

Имгәнгән сатып алучының полициягә мөрәҗәгать итүе турында әлегә мәгълүмат юк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100