Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Суның ни икәнен белмиләр": Бер хатын дүрт баласы яши торган фатирдан чүплек ясаган һәм ташландык ризык ашаткан

"Суның ни икәнен белмиләр": Бер хатын дүрт баласы яши торган фатирдан чүплек ясаган һәм ташландык ризык ашаткан

news_top_970_100
"Суның ни икәнен белмиләр": Бер хатын дүрт баласы яши торган фатирдан чүплек ясаган һәм ташландык ризык ашаткан
Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә 32 яшьлек Инесса исемле хатын фатирыннан чүплек ясаган. Ул шушы фатирда яшәүче дүрт баласына ташландык ризыклар ашаткан. Бу хатын балаларының озак еллар дәвамында антисанитария шартларында, дөньяга чыкмыйча яшәвен опека органнарыннан яшергән. Бу турыда "360" каналы хәбәр итте. 

Әлеге сәер фатирга бу йортта яшәүче күршеләре һәм консьержка игътибар итә. Алар хокук саклау органнарына хәбәр бирә. 

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәл күреп ала. Өч малай һәм бер кыз бала яши торган урын чүплеккә охшаган. Полиция килгәндә балалар шкафларга кача. Тәрәзә төбендә күгәргән ипи кисәкләре ята. Балалар сасып беткән була.  Фатирда әби кеше була. Балалар сүзләренчә, ашарга ул алып кайта.

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәре буенча опека хезмәте җитәкчесе Ольга Федосеева сүзләренчә, балалар чүплектән алып кайткан ризык ашый.  "Балалар бүлмәдә ут булмавын әйтә. Алар әбисе һәм әнисенең кухняда аракы эчеп, лимонад кабып куюын сөйлиләр. Әби фонарь тотып чүплеккә йөри һәм шуннан ашарга ташый. Әгәр берәр әйбер сасыган булса, аның озаклап пешерәләр", - дип сөйләгән Ольга Федосеева.

"Балалар сөйләгәнчә, алар беркайчан да юынмаган, суның ни икәнен дә белмиләр. Психологлар балалар бик начар хәлдә дип саный. Алар үсеш ягыннан да җитлекмәгән. Кече балага карап торышка өч яшь чамасы", - дип әйткән опека җитәкчесе.


Фатирда йоклый торган аерым урыннар юк, стенадагы обойлар ертылып беткән, йорт җиһазлары да җимерек. Балаларны олы апалары тәрбияләгән булуы ихтимал. Сабыйлар шкафта йоклаган. Фатирда бәдрәф тә эшләми.

Соңрак әни кешенең кайда булуын ачыклыйлар. Ул балаларын өйдә үзе табуын сөйли. Аңа әби ярдәм итә. Балаларын тартып алырлар дип куркып, хатын сабыйларны рәсми рәвештә теркәми. Опека органнары мәгълүматы буенча, туу турында таныклык сигез яшьлек олы кызга гына ясалган. Калган сабыйларның документлары да юк.

Балаларның кемнеке икәнен ачыклау өчен, ДНК-экспертиза билгеләнгән. Туганлыкны раслаганнан соң, сабыйларга документ бирәчәкләр. 

Хәзер балаларны опека органнары алып киткән. Аларның икесен вакытлыча бер гаилә алган. Анага карата җинаять эше ачылган. Аны балаларын тәрбияләү вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр.

Инессага балаларын кире бирүләре дә ихтимал. Бу турыда Мәскәү өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Ксения Мишонова әйткән. "Балалар беркайчан да мәктәпкә йөрмәгән. Алар туклану продуктлары белән таныш түгел. Башта ипи белән су гына алалар иде. Бер табибка да күренмәгәннәр. Әгәр аналары тормыш рәвешен үзгәртсә, балаларның үзенеке икәнен исбатлый алса, гаилә яңадан бергә яши алачак", - дигән ул.

Балаларның анасы РЕН ТВ каналы хәбәрчесенә үз версиясен сөйләгән. Хатын сүзләренчә, шкафта киемнәр тора. "Бу - балаларның киеме", - дип аңлаткан ул. "Балаларым - шмоточник минем. Алар матур әйбер яраталар. Кызларга алсаң, малайларына да алырга кирәк", - дигән ул. 

Хатын сүзләренчә, өйдәге тәртипсезлекне исә полиция хезмәткәрләре оештырган. "Мин балаларым янына килгәч, алар үзләре сөйләде. Фатирга килгән апайлар шкафлардан әйберләрне тартып чыгардылар, киемнәр өстеннәнләр йөрде, аяк эзләре калды, дип әйттеләр", - дип сөйли Инесса.


Әлеге фатирдагы кадрларны "Вести" каналы да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100