Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сулы тирән чокырда бата башлаган балаларны коткарганда, 14 яшьлек үсмер үзе дә һәлак булган

Сулы тирән чокырда бата башлаган балаларны коткарганда, 14 яшьлек үсмер үзе дә һәлак булган

news_top_970_100
Сулы тирән чокырда бата башлаган балаларны коткарганда, 14 яшьлек үсмер үзе дә һәлак булган
20 апрельдә Омск өлкәсендә ясалма сулыкта дүрт бала бата башлаган. Бер кыз үзе судан чыккан, тагын бер малайны узып баручы кеше коткарган, тагын ике бала батып һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 

"Балалар суга бату турында 18.45 сәгатьтә шаһитлар хәбәр итте. Урынга коткаручылар, табиблар, водолазлар барды. Кыз бала судан үзе чыккан, бер малайны шаһитлар судан алган. Тагын ике яшүсмер мәетен судан водолазлар алып чыкты. Балаларга 10-15 яшьләр тирәсе", - диелгән бу хәбәрдә.

Өлкә буенча Тикшерү комитеты тикшерүчеләре хәбәр иткәнчә, балалар үлеменнән соң "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. "Фаҗига коттеджлар бистәсендә була. Махсус казылган тирән чокыр өстендәге бозда балалар йөри. Шул чакта ике бала боз астына төшеп китә. Узып баручы ир-ат кыз баланы коткара. 14 яшьлек малай 8 яшьлек малайны коткармакчы була. Ләкин малайлар икесе дә батып үлә", диелгән бу хәбәрдә.

Омск прокуратурасы тикшерү оештырган. "Прокуратура фаҗиганең ничек булганын тикшерә. Тирән ясалма чокыр урнашкан җир участогы хуҗаларын ачыклыйлар. Куркыныч урын ни өчен койма белән уратып алынмау сәбәбе билгеләнәчәк", диелгән прокуратура хәбәрендә. 

“Комсомолка” сайты хәбәр иткәнчә, өч бала Малиновская урамындагы сулы чокыр тирәсендә йөри. Алар боз өстенә керә. Шуннан балалар бата башлый. Бер бала үзе чыга, икенчесен узып баручы ир-ат коткара. 8 яшьлек Сашаны коткарырга 14 яшьлек Артур исемле малай кереп китә. Ул баланы да коткара алмый, үзе дә батып үлә. Аларның мәетләрен водолазлар алып чыга. 

"Комсомолка" сайты мәгълүматы буенча, Артур исемле бу малай Светлый бистәсендә яшәгән. Фаҗига көнендә ул Малиновская урамында яшәүче бабасында кунакта була һәм сулык янына очраклы рәвештә генә килеп чыга. Чокырда бата башлаган баланы күргәч, Артур ярдәмгә ташлана. Тик, кызганычка каршы, үзе дә һәлак була. Артур гадәти гаиләдә үсә. Аны олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбиялиләр. Малай бабасы белән әбисен, нәни сеңлесен бик ярата, диелгән бу хәбәрдә.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә язганча, фаҗигадән соң, баткан балаларның туганнарының берсе төн буена чокыр янында елап чыккан. "Хатын-кыз бик каты елады, аның тавышын якын-тирәдә яшәүчеләр барысы да ишеткәндер", - дип яза Малиновская урамында яшәүче бер кеше.

"Узган төндә Артурның әнисе һәм әбисе белән сөйләштем. Алар бик авыр кичерә. Бу - гадәти гаилә. Әнисе балалар бакчасында, әтисе Төньякта вахта белән эшли. Әтисе әле дә вахтада. Аңа хәбәр иткәннәр инде. Ул әле улы үлгәнгән ышана алмый", - дип сөйләгән бу гаилә белән таныш хатын.

Артурны бик яхшы бала итеп искә алалар. 

Биредә яшәүче кешеләр әлеге чокырда велосипедлар, машиналар тонуын да искә алган. Берничә тапкыр балалар да бата язган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100