Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Су өстенә калкып чыгып, ярдәм сораган": Зәй гидроэлектростанциясе янында су коенган 13 яшьлек малай батып үлгән

"Су өстенә калкып чыгып, ярдәм сораган": Зәй гидроэлектростанциясе янында су коенган 13 яшьлек малай батып үлгән

news_top_970_100
"Су өстенә калкып чыгып, ярдәм сораган": Зәй гидроэлектростанциясе янында су коенган 13 яшьлек малай батып үлгән
Татарстанда Зәй гидроэлектростанциясе (ГРЭС) янында су коенган 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

"30 майда көндез Зәй ГРЭСы янындагы каналда 13 яшьлек малай суга бату турында 112 номерына хәбәр килде. Бирегә экстрен хезмәт вәкилләре барды. Алар ачыклаганча, балалар су керергә ярамый торган урында коенган. Мәрхүм малай иптәшләре белән булган. Ул суга чумган, аннары су өстенә калкып чыгып, ярдәм сораган һәм су төбенә төшеп киткән", - дип сөйләделәр ведомствода.

 
Дуслары малайны эзләп караган, ләкин таба алмаган. Полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар да баланы эзләгән. Берничә сәгатьтән урынга килгән водолазлар малайның мәетен ярдан 6 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә су төбеннән табып алган. 

Башлангыч версия буенча, эссе һавадан салкын суга чумгач, баланың тәне тартышкан, ул паникага бирелгән һәм тончыгып һәлак булган. 
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ГРЭС янындагы каналда су коену тыелганын искәртә. Биредә тиешле билгеләр дә тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100