Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Геройларча үлделәр": Су асты аппаратында янгында һәлак булган ундүрт офицерның исеме билгеле

"Геройларча үлделәр": Су асты аппаратында янгында һәлак булган ундүрт офицерның исеме билгеле

news_top_970_100
"Геройларча үлделәр": Су асты аппаратында янгында һәлак булган ундүрт офицерның исеме билгеле
1 июльдә су астында тикшеренү аппаратында янгын чыкты. Фаҗигадә ундүрт диңгезче-офицер һәлак булды. Россия Оборона министрлыгы аларның исемлеген чыгарды. Аларның фотолары ведомство сайтына куелган.

  • 2 июльдә Россия Оборона министрлыгы 14 су асты диңгезчесе һәлак булуы турында хәбәр итте. Фаҗига 1 июльдә Баренцево диңгезендә фәнни-тикшеренү аппаратында килеп чыкты.

Һәлак булучылар арасында су асты көймәсе командиры, Россия Герое, Беренче ранг капитаны Денис Долонский бар. Аңа Арктика һәм Антарктиканы өйрәнүдә тикшеренүе өчен герой исеме бирелгән. Фаҗигадә тагын бер Россия Герое - Беренче ранг капитаны, тирән суда эшли торган хәрби Николай Филин да үлгән. Аңа герой исемен былтыр аеруча мөһим бирем үтәгән өчен биргәннәр.

Икенче ранг капитаны Дмитрий Соловьев янгын чыккан отсектан гражданлык хезмәтендәге кешене алып чыккан. Шуннан соң ул люкны эчке яктан томалап, экипажның калган әгъзалары белән бергә янгын сүндергән. Брянск өлкәсендә туган Соловьевка 37 яшь булган. Аның хатын һәм өч яшьлек улы калган.

Беренче ранг капитаны Андрей Воскресенский да һәлак булган. Аңа 47 яшь. Ул Севастопольдә туган.

Мурманск өлкәсендә туган Денис Опаринга 40 яшь. Аның әтисе - Россия Герое, шушы часть белән Петергофта җитәкчелек итә. Һәлак булган экипаж әгъзалары барысы да шушы частьнеке булган. Денисның әтисе улы һәлак булган аппаратны сынауда катнашкан.

Һәлак булган беренче ранг капитаны Виктор Кузьмин да Мурманск өлкәсендә туган.

Өченче ранг капитаны Владимир Сухиничев Камчаткада туган. Аның туган шәһәре Вилючинскта Тын океан флотының су асты көймәләре базасы урнашкан.

"Борттагы диңгезчеләр уникаль хәрби белгечләр, югары класслы профессионаллар иде. Алар Җир гидросферасын өйрәнү буенча бик әһәмиятле тикшеренүләр уздырды. Аларның җидесе беренче ранг капитаны, өчесе - икенче ранг капитаны, икесе - Россия Герое. Һәлак булган офицерларның барысы да дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителә. Оборона министрлыгы мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм итәчәк", дип сөйләгән Россия Оборона министры Сергей Шойгу. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 


Һәлак булучылар исемлеге:

1. Россия Герое, Беренче ранг капитаны Долонский Денис Владимирович;

2. Россия Герое, 1 ранг капитаны Филин Николай Иванович;

3. Беренче ранг капитаны Абанкин Владимир Леонидович;

4. Беренче ранг капитаны Воскресенский Андрей Владимирович;

5. Беренче ранг капитаны Иванов Константин Анатольевич;

6. Беренче ранг капитаны Опарин Денис Александрович;

7. Беренче ранг капитаны Сомов Константин Юрьевич;

8. Беренче ранг капитаныАвдонин Александр Валерьевич;

9. Беренче ранг капитаны Данильченко Сергей Петрович;

10. Икенче ранг капитаны Соловьев Дмитрий Александрович;

11. Подполковник м/с Васильев Александр Сергеевич;

12. Өченче ранг капитаны Кузьмин Виктор Сергеевич;

13. Өченче ранг капитаны Сухиничев Владимир Геннадьевич;

14. Капитан-лейтенант Дубков Михаил Игоревич.

"Зур фаҗига булды. Безнең иптәшләребез һәлак булды. Алар Баренцово диңгезендә планлы тикшеренүләр башкара иде. Янгын чыккан. Экипажның ундүрт әгъзасы үлде. Калганнарын коткарып булды. Критик ситуациядә алар үзләрен геройларча тотты. Ут капкан отсектан гражданлык хезмәте вәкилен чыгарып, люкны томалап куйганнар. Янгынны башка отсесларга күчермәс өчен шулай эшләгәннәр. Алар корабльне саклап калу өчен ахыргача тырышкан. Үз гомерләрен корбан итеп, иптшәләрен һәм аппаратны саклап калганнар", - дип сөйләгән Шойгу. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100