Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта шартлау: шәхси эшмәкәргә һөҗүм иткәннәр

Стәрлетамакта шартлау: шәхси эшмәкәргә һөҗүм иткәннәр

news_top_970_100
Стәрлетамакта шартлау: шәхси эшмәкәргә һөҗүм иткәннәр
13 августта иртәнге якта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә шәхси йортта шартлау булган. Кутузов чатында урнашкан өйнең капкасына беркетелгән җайланма шартлаган. 72 яшьлек йорт хуҗасы җитди яраланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат өйдән чыга, капканы ача һәм шартлаткыч җайланма эшли башлый. Шартлаудан соң, бу ир-ат каты яралана, аны хастаханәгә озаталар.

"Имгәнгән ир-атка һөҗүм аның эшчәнлеге белән бәйле булуы ихтимал. Бу кеше шәхси йортларга газ җиһазларын кую белән шөгыльләнә. Ул көндәшләре белән бәхәскә кергән", диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта урында тикшерү төркеме эшли. Шаһитларны, башка кешеләрне сораштыралар. Тикшерү барышын Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе шәхси контрольдә тота, диелгән бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100