Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамак шәһәре урамында йөргән шәп-шәрә кызны видеога төшергәннәр

Стәрлетамак шәһәре урамында йөргән шәп-шәрә кызны видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Стәрлетамак шәһәре урамында йөргән шәп-шәрә кызны видеога төшергәннәр
1 майда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре урамы буйлап анадан тума шәрә кыз йөргән. Аны узып баручы кешеләр видеога төшергән. Бу кадрларны "Башкортстан" дәүләт телеканалы күрсәтте. 

Шаһитлар сүзләренчә, шәрә кыз җәмәгать транспортына килгән. Ул маршрут таксиеның алгы утыргычына барып утырган. Шуннан соң машинада утырган кыз "Толик"ны чакырып кычкыра башлаган. Бу хәлне күреп торган кешеләр полициягә хәбәр иткән.

Урынга килгән хокук саклаучылар бу кызны берничә минут эчендә тоткарлаганнар. Аны патруль машинасына утыртып, полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"Аның шәхесе ачыкланды. Бу кешене дәвалау учреждениесенә тапшырдылар. Хәзер ул табиблар күзәтүендә", - дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100