Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочига баручы кешеләр һавага күтәрелгәч яна башлаган самолетта берничә минут утырган - видео

Сочига баручы 222 пассажирны, шул исәптән 55 баланы утыртып, һавага күтәрелгән Ту-204 самолеты җирдән 200 метр биеклектә яна башлады.

news_top_970_100
Сочига баручы кешеләр һавага күтәрелгәч яна башлаган самолетта берничә минут утырган - видео
22 августта Уфадан Сочига барырга чыккан Red Wings компаниясе самолетына ут капты. Пассажирлар да, экипаж әгъзалары да исән калды. Һавага күтәрелгәч, яна башлаган Ту-204 самолеты бәхеткә, кире җиргә төшеп утыра алды. 

"Вести" каналы хәбәр иткәнчә, самолетта 222 пассажир, шул исәптән 55 бала булган.


Федераль матбугат чаралары самолетта янгын сигнализациясе дә эшләмәгәнен сөйләде. Пассажирлар иллюминаторлардан бер двигательгә ут кабуын күреп, җирдәге диспетчер хәбәр итеп кенә, самолет командиры янгын турында белеп алган, дигән хәбәрләр булды.

“Самолет полосадан очып киткән вакытта сул яктагы двигатель помпажы килеп чыккан. Аэродром диспетчеры сул як двигательдә янгын чыгуы күренә дип экипажга хәбәр иткән. Шул ук вакытта Red Wings компаниясе мәгълүматы буенча, пилотлар кабинасында янгын сигнализациясе һәм автомат янгын сүндерү системасы эшләп китмәгән”, - диелгән Росавиация хәбәрендә.


Белгечләр сөйләгәнчә, әле яңа гына аэропорттан күтәрелеп киткән самолетны кире җиргә утырту зур осталык таләп итә. Техник характеристикалар буенча, утырганда самолет күпкә җиңелрәк булырга тиеш, чөнки аның ягулыгы беткән була. Ә Уфадагы очракта самолет бик авыр, двигательнең берсе яна, һәр мизгелдә шартлау куркынычы бар. Самолет командиры шушы самолетны җиргә утырта алды.

Самолет пассажирларының күбесе ялга баруы булган. Уфадан Сочига очыш чама белән 2 сәг дәвам итә. Ләкин очыш башланганда ук пассажирлар двигательдән очкыннар чыкканын күреп алган. Алар “янабыз” дип кычкырыша башлаган. Күп кешеләр дәшми утырган, кайсылары сүгенә башлаган. Бортпроводниклар кешеләрне тынычландырырга тырышкан. Самолет аэропорт өстендә очып йөри башлаган.

Командир самолетны утырткан. Шуннан соң 7 минуттан пассажирларны махсус траплар ярдәмендә самолеттан чыгарганнар, диелгән “Вести” каналы хәбәрендә. Җирдән күреп торучылар янгынны видеога төшергән:
Бу кешеләр өчен резерв самолет биргәннәр. Тик алар барысы да кабат очмаган инде. Яна торган самолетта берничә минут утырган пассажирларның 50се кабат очып китәргә риза булмаган. Калганнары исә ялга китеп барган.

Белгечләр самолетта янгын техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан дип исәпли. Россия Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлады.

Самолетта утырган пассажирлар янгынны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган.

Загорелся двигатель на высоте!

Публикация от Dmitriy Antonov (@dmitriy_antonov_17)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100