Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы ике атнада Эверест тавына менгәндә ун кеше һәлак булган

Дөньяның иң югары ноктасы - Эверест тавына менү сезоны 14 майда гына башланды, ә ике атна эчендә инде 10 кеше һәлак булды. Былтыр тулы сезонда да бу кадәр кеше үлмәгән иде, дип яза Би-би-си.

news_top_970_100
Соңгы ике атнада Эверест тавына менгәндә ун кеше һәлак булган
44 яшьлек британияле Робин Фишер Эверест тавының иң югары ноктасын яулаганнан соң 150 метр атлагач вафат булган. Ул үзен начар хис итүе турында әйткән булган, тик барыбер тауны яуларга тырышкан. Максатына ирешкәннән соң 45 минут та үтми, Фишер авып китә һәм аның югалта. Гид аны аңына китерергә тели, су эчерә, кислород иснәтә, әмма бу чаралар ярдәм итми.

Гидларның берсе дә үзен начар хис итүе турында әйтә, аны астарак урнашкан лагерьгә алып барып җиткерәләр һәм гомерен коткарып калалар.

Фишер 14 май көннән бирле Эверестта һәлак булган альпинистларның унынчысы. Аңа кадәр тауны яулау процессында Һиндстаннан дүрт кеше, Непалдан бер кеше, бер австрияле, бер американлы һәм ике ирландияле үлгән. Ирландиядән 56 яшьлек Кевин Хайнсның гәүдәсе дә табылмаган, һәм туганнары аны эзләүдән дә баш тарткан, чөнки Эверестта кеше гәүдәсен эзләү шулай ук бик куркыныч гамәл икән.

Ни өчен быел Эверестта күп кеше һәлак була?

Би-би-си язганча, экспедицияләр рөхсәт ителгән язгы сезон өч ай тирәсе дәвам итә: бу вакытта күз күреме дә яхшы була, кар төшү һәм яңгыр яву ихтималы да түбән була. Әмма быел, көчле җил булу сәбәпле, сезонны 14 май көнне генә ачканнар, шуңа да Эверест пигын яуларга теләүчеләрнең вакыты бик кысан калган. 

Теләүчеләр күп булу, ә вакыт аз булу сәбәпле маршрутның авыр өлешләрендә һәм иң югары ноктасы тирәсендә зур чиратлар хасил булган. Альпинистлар 7-8 мең метр биеклектә үз чиратларын озаклап көтәргә мәҗбүр, шуңа алар котычкыч физик авырлык кичерә.

Непал быел 381 кешегә Эверестка менәргә рөхсәт кагәзе биргән булган. Бер рөхсәт 11 мең доллар тора. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100