Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы 100 елда иң җимергеч яңгырлардан Һиндстанны су баса - видео

Һәлак булучылар саны арта, халыкара аэропортны су баса, самолетлар очып китми һәм килми дә, су күтәрелүен дәвам итә.

news_top_970_100
Соңгы 100 елда иң җимергеч яңгырлардан Һиндстанны су баса - видео
Һиндстанда су басып, һәлак булучылар саны 167 гә җитте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Һиндстанда яңгырлар сезоны, кагыйдә буларак, июнь уртасыннан сентябрь азагына кадәр дәвам итә. 8 августта Керала штатында көчле көчле муссон яңгырлар ява башлаган. Алар әле дә дәвам итә. Шулар аркасында су басулар, җир убылулар булган. Илнең рәсми вәкилләре сүзләре буенча, бу яңгырлар соңгы 100 елда иң җимергече булып санала.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди зыян күрүчеләргә Оборона министрлыгы ярдәм итә дип әйткән.

Хәзерге вакытта транспорт һәм мәгариф оешмаларының эшләрендә өзлеклек барлыкка килгән. Керала штатының 14 районында да куркынычның кызыл дәрәҗәсе игълан ителгән.

Һиндстанда зурлыгы буенча җиденче урында булган халыкара Кочин аэропорты эшен туктаткан. Аннан самолетлар очып китми һәм килми дә. Очу полосасын су баскан. Әлегә су күтәрелүен дәвам итә. 

The flood toll in India's southern tourist hotspot of Kerala has jumped to 67 after another 25 deaths were reported Wednesday, with more than 50,000 people seeking shelter in relief camps https://t.co/Hl8fezKq2F pic.twitter.com/HY2uPTR9U0



Илнең көньягындагы Керала штатында 50 меңнән артык кеше вакытлы лагерьларда яшәргә мәҗбүр. Корбаннар саны арту ихтималы бар. Бу турыда RT хәбәр итте.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100