Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Снег кружится" җырының авторы Сергей Березин вафат

"Снег кружится" җырының авторы Сергей Березин вафат

news_top_970_100
"Снег кружится" җырының авторы Сергей Березин вафат
Бүген композитор Сергей Березин вафат булды. Аңа 81 яшь иде. Бу турыда композиторның якын дусты, шагыйрә Лариса Рубальская инстаграмда хәбәр итте.

"Бүген Сергей Березин вафат булды. Ул бик яхшы кеше, талантлы композитор, "Пламя" ансамбле җитәкчесе иде. Гаҗәеп, гүзәл, шаккатмалы, зәвыклы һәм тәртипле кеше иде. Ул минем иң якын һәм ышанычлы дустым. Минем язмышымда ул булганга зур рәхмәтлемен. Сережа, миңа синсез бик авыр булыр", - дип яза Лариса Рубальская.


Серегей Березин "Пламя" вокаль-инструменталь ансамблен оештыручы, ул "Снег кружится", "На дальней станции сойду", "Идет солдат по городу" һәм башка җырлар авторы.

Мәрхүмнең җырларын Анне Вески, Лев Лещенко, Николай Караченцев, Иосиф Кобзон, Филипп Киркоров, Валентина Толкунова һәм башка танылган җырчылар башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100