Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Снег кружится" җырын беренче тапкыр башкарган артист вафат

"Снег кружится" җырын беренче тапкыр башкарган артист вафат

news_top_970_100
"Снег кружится" җырын беренче тапкыр башкарган артист вафат
"Снег кружится" җырын беренче тапкыр башкарган җырчы Юрий Петерсон вафат булган. Бу турыда "Веселые ребята" төркеменең элеккеге солисты Светлана Резанова сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Әйе, ул вафат булды, озак авырган иде", - дигән Резанова. 

Юрий Петерсонга 71 яшь булган. Ул яман шеш белән авырган. Бу турыда мәрхүмнең хатыны Татьяна Путра "Москва" яңалыклар агенлыгына сөйләгән. Петерсонны 9 сентябрьдә Мәскәүдә җирлиләр.

Юрий Петерсон "Весёлые ребята", "Самоцветы", "Пламя" төркемнәрендә эшләгән. Ул шулай ук "Вся жизнь впереди", "Идёт солдат по городу", "Не повторяется такое никогда" һәм башка җырларны башкарган.
  • "Снег кружится" җырының авторы һәм композитор Сергей Березин 5 августта вафат булган иде.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100